Пермь краеның Березники шәһәрендә исерек ир кибет янында тышкы кыяфәте ошамаган үсмерне кыйнаган. Бу хакта үсмернең әнисе сөйләгән, аның постын “ВКонтакте” социаль челтәренең “Березники 59” паблигы бастырган.
Ана кеше сүзләренә караганда, 28 гыйнвар кичендә улы кибеткә кергән мизгелдә аңа бер исерек ир килгән дә: “Син нәрсә, ****[гомосексуалист], нигә шундый кыяфәттә йөрисең?” – дип баланың курткасына ябышкан, аны каптырып йөрергә кирәк, дип кычкырган. Үсмер белән исерек ир әйткәләшә башлаган, ир малайның йөзенә суккан, ул җиргә егылгач, аяклары белән типкәлгән.
Һөҗүм иткән ир малайга фотоны социаль челтәргә урнаштырсаң, башыңны кисәм, дип янаган. Үсмернең әнисе сүзләренчә, бу хәл кибетнең видеокүзәтү камераларына эләккән. Ана полициягә гариза язган.
Пермь краеның Тикшерү комитеты үзенең Телеграм-каналында малайны кыйнау турындагы хәбәр буенча тикшерү башланды, дип белдергән. Видеокамераларны яхшылап карарга кирәк. Анда тавышлар яздырылмый, әлбәттә, шулай да, вакыйга үсмер сөйләгәнчә булса, исерек килеш балага кул күтәргән ирне җаваплылыкка тарттырырга кирәк.
Бердән, урам буенда хәмер эчеп йөрмәскә, икенчедән, кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булырга кирәк. Кешенең киеме ошамау гына аны кыйнарга ярый дигәнне аңлатмый.
Чыганак: lenta.ru