Җинаять һәм җәза
30 Января 2024, 17:45

Ана 10 яшьлек кызын әсирлектә тоткан

Күршеләре дә бала барлыгын белмәгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ана 10 яшьлек кызын әсирлектә тотканАна 10 яшьлек кызын әсирлектә тоткан
Ана 10 яшьлек кызын әсирлектә тоткан

Стәрлетамакта яшәүче хатын 10 яшьлек кызын өендә бикләп тоткан.

Үзе бер кайда да эшләмәгән, әчкәләгән, баланы карамаган, аңа өйдән чыгарга да рөхсәт итмәгән һәм мәктәпкә дә йөртмәгән.

Документлар буенча кыз әле һаман 1 нче сыйныфта исәптә тора, ә ул быел 4 нче сыйныфны тәмамларга тиеш.

Суд хатының кызын әтисенә тәрбиягә бирергә мәҗбүр иткән. Моңа кадәр хатын аларны очрашырмаган, элекке ирен гел куган.

Әле исә суд карарыннан качып, яшәү урынын берничә тапкыр алыштырган, кызын шулай яшереп тотарга уйлаган. Ләкин суд приставлары барыбер аның эзенә төшкән һәм сабыен коткарганнар.

Соңгы күченгән җирендә күршеләре өйдә бала барлыгын да белмәгән. 

Чыганак: "Моя Уфа" Телеграм каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас