Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар 2024, 11:54

14 яшьлек кыз ялангач фотоларын мошенникларга җибәргән

Әти-әниләр, балаларыгызның телефоннарын тикшергәләп торасызмы?

Үсмер кызны, Клава Кока (поп-җырчы) клибында төшәргә тәкъдим итеп, төп башына утыртканнар. Шәрә килеш төшкән фотосурәтләр – кастингның мәҗбүри шарты, дип ышандыралар укучы кызны.

Подмосковьеның Щёлково шәһәрендә яшәүче үсмер кыз социаль челтәрләрдә утырганда “Телеграм”дагы бер төркемгә юлыккан. Төркемдә Клава Коканың яңа клипында төшү тәкъдиме турында язылган булган. Кыз баланың бик тә клипта төшәсе килә һәм ул үзенең мәгълүматларын калдыра. Бераздан аның белән менеджер (бер ир. — Авт.) элемтәгә чыга һәм кастинг үтәргә тәкъдим итә. Дөрес, кастинг гади түгел: бию биеп видео яздырырга һәм анадан тума чишенеп, бар яклап та үзеңне фотога төшерергә.

Яшь “модель”,  видео һәм фотолар төшереп, менеджерга җибәрә һәм көтә башлый. Әмма “менеджер” чаттан чыгып китә. Бер атнадан укучы кыз очраклы рәвештә интернетта үзенең интим фотолар урнаштырылган альбомга тап була. Һәр контент (фото һәм видео) өчен  аерым хак (прайс)  билгеләнгән.

Шок хәлендәге кыз бала боларның берничек тә җырчы Клава Кока белән бәйле булмавын аңлый һәм әнисенә сөйләп бирә. Әнисе исә  полициягә мөрәҗәгать итә. “16 яше тулмаган затка карата  аздыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Педофил “продюсер”ны эзлиләр. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас