Җинаять һәм җәза
29 гыйнвар 2024, 05:51

11 яшьлек кыз картәнисенә ярдәм итәргә теләгән

Нәнәсе шалтыраткач,  оныгы аңа тастымал да, акча да әзерләп куйган. 

SHOT Telegram-каналы язуынча, бу хәл Подмосковьеның Королёв шәһәрендә теркәлгән. Өйдә чагында укучы кызның телефонына шалтыратканнар. Трубкада кыз бала картәнисе тавышын ишетә, ул оныгына авариягә эләгүе һәм аны төрмәгә утырту куркынычы турында  сөйләп бирә. Шунда ук трубканы “тикшерүче” ала һәм картәни кешегә урын-җир кирәк-яраклары, ике тастымал һәм бераз акча җыеп әзерләргә кирәк, ди. Паникага бирелгән ышанучан кыз бала конвертка 250 мең сум һәм 287 доллар сала, шулай ук кирәкле әйберләрне дә җыеп, курьерга биреп җибәрә. Бу вакыйганы ул соңрак әтисенә сөйли, ата кеше исә полициягә мөрәҗәгать итә.

Ахырда мошенникларның кыз баланың картәнисе тавышын ялганлаштыруы ачыклана. Зыян 275 мең сумнан арткан. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, мошенникларга  алты елга кадәр төрмә срогы яный.

Өлкәннәр ТВ да карый, интернетта хәбәрләр дә укый, шуңа алар мошенникларның кешеләрне алдау ысулларын белә. Бу хакта җае чыккан саен балаларга да сөйләп тору кирәк, күрәсең. Кыз баланың артык беркатлы һәм кайгыртучан булуы гаиләсен акчасыз калдырган...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас