Октябрьский шәһәрендә яшәүче ир белән хатын мошенниклар корбаны булган. Ирле-хатынлы инвестицияләрдә акча эшләү тәкъдименә алданган.
Гаилә пары полициягә сөйләвенчә, инвестицияләр турындагы игъланны алар интернетта тапкан. Телефон номерларын сайтта калдыргач, 57 яшьлек иргә күпмедер вакыттан мессенджердан шалтыратканнар. Үзен брокер компаниясе вәкиле дип таныштырган кеше акча эшләргә тәкъдим иткән. Ризалашкач, ир бу карары турында хатынына сөйләгән, хатыны ирен хуплаган. Бу моменттан алып алар мошенниклар кушуы буенча төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштергән һәм “җиңел акча” эшләүгә өметләнеп, бу акчаларны билгесез исәпләргә күчергән. Җинаятьчеләр алдан ук гаилә парын банк хезмәткәрләре белән сөйләшмәскә дип инструкцияләр биргәннәр. Кредит алуның чын сәбәпләрен дә аңлатып тормагыз, дип ныгытканнар.
Аферистлар белән аралашкан арада ир белән хатын аларга кредитка алган 3 миллион сумны һәм үзләренең еллар буе җыйган акчаларын җибәреп өлгергән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатулары хакында хәбәр итәләр.
60 яшькә җитеп килгән кеше җиңел акча эшләп булмаганлыгын белергә тиеш бит инде?!
Гомердә күрмәгән-белмәгән кеше күрсәтмәсе буенча кредит алырсыңмы? Көн саен (!) сөйләп, язып, күрсәтеп торганда нишләп соң халкыбыз алдана? Үзенең беркатлы гамәлләребез белән террористлар һәм экстремистларны баетабыз түгелме соң?
Чыганак: bashinform.ru