Бәләбәй шәһәр суды кеше урлауда гаепләнгән ике хатын-кызга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнварында хатыннарның берсе әтисенең сөяркәсе бар дип шикләнгән. Туганы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда,шул "сөяркә" янына барып, тәүбәсенә төшерттерергә уйлаганнар. Бик мөһим сөйләшү бар иде дип, өеннән чакырып чыгарганнар теге. Аннан машинага утыртып шәһәр зиратына алып килгәннәр. Берничә сәгать аны шунда тотканнар, кыйнап та алганнар, үтерү белән дә янаганнар. Шуннан соң, зыян күрүчене машинага утыртып, әтисе яшәгән йорт янына алып килгәннәр. Кыйналган хатын телефонын алып, кемгәдер шалтыратырга тырышкан, тик аның кулыннан тартып алган.
Күп тә үтми полиция хезмәткәрләре килеп, теге "сөяркә"не коткарган.
"Хатыннар кеше урлауда, сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерүдә, үтерү белән янауда һәм талауда гаепле дип танылган. Аларга 6 ел ярым һәм 5 ел ярым шартлы рәвештә 4 елга сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә, суд шулай ук "сөяргә"гә мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында 100 мең сум түләргә мәҗбүр итә, дип яза БР прокуратурасының матбугат хезмәте.