Фаҗига Саратовта теркәлгән.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, өченче сыйныф укучысының гәүдәсен гаиләнең Завод районында урнашкан фатирында тапканнар.
Ата-ана кичен алтынчы яртыда эштән кайтканда малай инде тын алмаган. Аның муенында буылу эзләре булган.
Малайны суицидка нәрсә этәрүен полицейскийлар ачыкларга тиеш. Бала тулы гаиләдә тәрбияләнгән, аның ике бертуган апасы аерым яшәгәннәр. Әнисе белән әтисе мебель җыю белән шөгыльләнгәннәр. Мәрхүм малайның туганнары сүзләренчә, моңа кадәр баланың үз-үзенә кул салырлык бернинди сәбәпләр дә булмаган, һәрхәлдә алар берни сизмәгән. Мәктәптә дә баланың проблемалары булмаган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре малайның социаль челтәрләрен өйрәнә. "Үз-үзенә кул салуга этәрү яки балигъ булмаганның үз-үзенә кул салуына ярдәм итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу маддә буенча 12 елга кадәр колония яный. Киләсе дүшәмбе көнне балага 10 яшь тулырга тиеш булган.
Кызганыч, бик кызганыч. Нишләп балалар бүләк булып бирелгән гомергә шулкадәр җиңел карыйлар?
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.