Җинаять һәм җәза
25 гыйнвар 2024, 09:16

Укучы малай мәктәптә теракт әзерләгән

Балалардагы бу вәхшилек каян барлыкка килә икән?

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Төмәндә тугызынчы  сыйныф укучысы мәктәптә теракт әзерләгән һәм көндәлегендә кан белән корал макеты төшергән.

Ural Mash Телеграм-каналы ачыклавынча,  үсмер өендә тыелган әйберләр саклаган. Үзенең мәкерле уена ул сыйныфташын дә җәлеп итәргә маташкан: дәрес вакытында ул дустына записка язган. Анда үсмер сыйныфташыннан  мәктәптә теракт оештырасың килмиме, дип сораган. Малай баш тарткан һәм записка турында класс җитәкчесенә сөйләп биргән.
Укытучы полициягә мөрәҗәгать иткән. Оперативниклар үсмернең телефонында уку йортларындагы терактлар турында мәгълүматларга тап булган. Булачак җинаятенең нечкәлекләре турында ул параллель сыйныфта укучы кыз белән дә фикер алышкан.

Үсмернең тәрбиясе белән спортчы әтисе генә шөгыльләнгән. Ural Mash хәбәре буенча, ул еш кына төрле ярышларга йөргән, өйдә сирәк торган. Укучыга карата ике җинаять эше кузгатканнар. Әлеге вакытта аны психиатрия диспансерына урнаштырганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас