Мәскәүдә пенсионер хатын бер миллион сумга улын үтерергә заказ биргән. Гаиләдә милек бәхәсләре булган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, башкаланың Выхино-Жулебино районында яшәүче 68 яшьлек хатын үзенең улына – 42 яшьлек автослесарь ярдәмчесенә – үпкә саклаган. Алар зур суммада җыелган акча һәм хатын яшәгән фатир өчен ызгышканнар, уртак фикергә килеп, бүлешә алмаганнар.
Хатын уртак малны бүлешү мәсьәләсен хәл итәр өчен 52 яшьлек ахирәтенә мөрәҗәгать иткән. Ахирәте исә аңа ярдәм итәм дип вәгъдә биргән.
Хатыннар ирне үтерер өчен танышларыннан “наёмник” табуны үтенгән. Бу эш өчен бер миллион акча түлим, дигән ана кеше. “Наёмник” бу шартларга ризалашкан, тик... полициягә мөрәҗәгатҗ иткән. Полиция хезмәткәрләре автослесарьне үтергән кебек кыланган, аның “мәете” белән фото төшергән һәм заказ ясаучы хатынга җибәргән.
Пенсионер хатынны һәм аның ахирәтен “наёмник”ка акча тапшырган вакытта кулга алганнар.
"Үтерүгә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кызларга ун ел колония яный.
Чыганак: lenta.ru