Магаданда полиция хезмәткәрләре әнисе тулай торакта бикләп киткән җиде айлык баланы тапкан.
Баланың Кулса урамындагы тулай торакта караучысыз калуын полицейскийларга күршеләр хәбәр иткән. Хокук саклау органнары вакыйга урынына килгәч, баланың ачыргаланып елаган тавышын ишетә. Шунда ук ишекне МЧС белгечләре ярдәмендә ачарга карар кабул итәләр.
“Шәһәр полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Алена Исоян бүлмәдә караватында елаудан ярсыган җиде айлык балага була. Нәнинең киемнәре – пычрак, җитмәсә, аңарда ОРВИ билгеләре булган”, – дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Ахырда 25 яшьлек ана өенә кайткан. Ул, имеш тә, баланы беразга гына калдырып чыктым, дип акланган. Вакыйгадан соң тикшерү оештырылган.
Хәсрәт-анага карата балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгәне өчен административ протокол төзелгән.
Чыганак: lenta.ru