Ярославльдә 12 ел хирурглар хатасы аркасында авыртулардан җәфаланган шәһәр клиник хастаханәсенең элекке пациенты аның корсак куышлыгында онытып калдырылган предмет өчен медицина учреждениесен судка биргән. Суд процессы нәтиҗәләре турында “Медицинская Россия” Телеграм-каналы хәбәр итә.
2009 елда операция ясатканнан соң ханым янбашындагы авыртуларга зарланган. “12 ел буена янбашым көн саен авыртты, еш кына төрле таблекалар эчәргә, авыртуны баса торган уколлар ясарга туры килде”, – дип аңлата хатын үзенең хәлен. Җәфалануларының чыганагы бары тик 2021 елда томография ясагач кына билгеле булган. Операциядән соң аның корсак куышлыгында дренаж трубкасын онытып калдырулары ачыкланган.
Хатынның адвокаты сүзләренчә, дәваханә дә, авыруны дәвалаган табиб та бу хәлдә үз гаебен танымаган. Суд пациент ханымның таләпләрен өлешчә генә үтәгән: аның файдасына 700 мең сум акча түләнгән.
Чыганак: lenta.ru