Җинаять һәм җәза
22 гыйнвар 2024, 05:44

Әллә ничә хатынга җитте, барысын да тукмый иде...

Сәрхүш-ата биш айлык кызын тончыктырып үтергән. 

 Первоуральскида биш айлык кыз бала үлгән. E1.RU басмасына  күршеләре сөйләвенчә, сабый үзенең кроватендә әйберләр (кием-салым) астында калып үлгән. Фаҗига кичә, 21 гыйнварда, теркәлгән.

 –Бала бигрәк кызганыч. Без бу гаиләне җаваплылыкка тарттыру максатында берничә тапкыр полициягә һәм опека органнарына мөрәҗәгать иткән идек. Барыбер ярдәм итеп булмады, баланың гомере өзелде... Әтисе аның өстенә киемнәрен салып өйгән дә, бала тончыккан, – ди бу хәл турында гаиләнең күршесе.  

Кыз бала үскән гаилә исәптә торган. Гаилә башлыгы айнымыйча эчкән, даими рәвештә тавыш чыгарган.

Моңа кадәр аның әллә күпме гаиләсе, хатыннары булды,  ул аларның барысын да кыйный иде. Бу мәрхүмә кызның әнисен дә йөкле чагында тукмады. Без инде аны бала табу вакытына кадәр исән калмас дигән идек, – дип сөйли күрше хатын әлеге гаилә турында.  –Кызы тугач та, ире котырынган вакытта ул аны фатирда калдырып кача торган иде.

Әй, бәхетсез җаннар...

Чыганак: e1.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас