Стәрлетамак районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, документлар тикшерү максатыннан, Таучылар урамында “Москвич М-412” машинасын туктаталар. Руль артында Гафури районында яшәүче 42 яшьлек ир була.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл таныклыгы номеры буенча ЮХХДИ базасында Ставрополь краенда яшәүче башка кеше теркәлүенә игътибар итә. Чынында шулай була да, чөнки бу Гафури районы кешесе беркайчан да “права”га укымавын, ә водитель таныклыгын интернет аша 32 мең сумга сатып алуын сөйләп бирә.
“Машина йөртергә хокукы булмаган өчен иргә карата административ протокол төзелгән. Документлар ялганлаштыру очрагы буенча ирне полиция бүлегенә алып китәләр. РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә”, – диләр БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru