Уфада яшәүче 48 яшьлек ир 14 гыйнвар көнне күршесен үтергән. Бу хакта Тикшерү комитетының Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразы буенча, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, ирләр аракы бүлешкән. Сатып алынган шешәне күршесе өенә алып чыгып китәргә уйлаган, ә йорт хуҗасы бирергә теләмәгән. Низаг купкач, 62 яшьлек йорт хуҗасы пычак алып, гаепләнүченең тәнен яралаган. Гаепләнүче күршесенең кулыннан пычакны тартып алып, аның аркасына һәм муенына 12 тапкыр чәнечкән. Зыян күрүче шунда ук җан биргән. Шуннан соң гаепләнүче шул фатирда йоклап киткән.
Соңрак, полиция хезмәткәрләре килеп, аны тоткарлаганнар. Ул җинаять кылуда гаепле булуын таныган.
Автор фотосы.
Чыганак: Башинформ