Республиканың дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үсмер һәлак булган аварияне тикшерә. ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, авария бүген төнлә “Яркий” микрорайоны тирәсендә Дим шоссесында теркәлгән. Беренчел мәгълүматларга ярашлы, “ВАЗ-2107” руде артындагы 16 яшьлек водитель “Амкодор” төягече белән бәрелешкән. Төягечнең водителе бу вакытта кар чистарткан.
Балигъ булмаган водитель ясаган авария нәтиҗәсендә 16 яшьлек пассажир кыз шунда ук һәлак булган. Водитель үзе авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. 48 яшьлек юл хезмәте эшчесе каза күрмәгән. Руль артындагы үсмернең “права”сы булмаган, әлбәттә, машинасы да тиешенчә теркәлү үтмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тикшерү оештырылган. Төрле экспертизалар билгеләнгән. Хокук саклау органнары эшен җайга салыр өчен вакыйга урынына Уфа прокуроры Сергей Воронов килгән.
Чыганак: bashinform.ru