Җинаять һәм җәза
17 гыйнвар 2024, 06:11

Трубканы алсам, туганым шалтырата...

Бу язманы тулысынча укып чыгарга киңәш итәбез. 

Телефон мошенниклары кешеләрнең тавышларын үзгәртергә мөмкинлек бирүче программаларны көннән-көн киңрәк куллана. Аферистлар корбаннарга туганнары (тавышларын туганнарыкына охшатып) исеменнән  шалтыраталар һәм ниндидер бәлагә юлыгу  сылтавы белән аларга акча күчерүне сорыйлар. Русия Банкы бу хакта кисәтә һәм киңәш итә: акча күчергәнче, әңгәмәдәшегезгә шалтыратыгыз, аның номерын кулдан җыеп яки телефон номерлары исемлегеннән  алып (ә кергән номерга  шалтыратып түгел, чөнки ул ялган булырга мөмкин!). Шулай ук банкларның иминлек белгечләре билгеләп үткәнчә, соңгы арада явыз ниятле кешеләр ешрак конкрет корбанны өйрәнеп, аның тормышын алдан тикшереп, эш итәләр, алар ачык мәгълүматны  да, ул кешенең социаль челтәрләрен дә өйрәнәләр һәм башкалар. Корбанны шаккатырыр өчен, алар аңа логотиплар төшерелгән, «мөһерләр» сугылган бланкларда танылган учреждениеләр  җитәкчеләре исеменнән хатлар җибәрәләр. Үзәк банк кешеләргә социаль челтәрләрдә һәм башка ачык ресурсларда шәхси һәм финанс мәгълүматны урнаштыруга сак карарга, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә документ мәгълүматларын җибәрмәскә киңәш итә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас