Җинаять һәм җәза
17 гыйнвар 2024, 07:44

Белгородка бүген шул гына җитми иде...

Халык дошманнан ничек сакланырга белми, ә монда үзебезнекеләр һөҗүм итә. 

wikimapia.orgwikimapia.org
Фото:wikimapia.org

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков, урамда кешеләргә һөҗүм иткән яшүсмерләр төркеме белән бәйле хәлгә үз фикерен белделеп, мондый очракта власть каты һәм тиз җавап бирергә тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында язган. “Мондый законсыз гамәлләргә юл куймас өчен, бигрәк тә без хәзерге авыр шартларда, мөмкин кадәр тизрәк һәм каты җавап бирергә тиешбез дип саныйм", — дип язган төбәк башлыгы.

Ул тикшерүчеләрнең җинаять эшләре кузгатуын, алар белән шулай ук Федераль хәвефсезлек хезмәтенең төбәк идарәсе кызыксынуын да язган. Җинаятьчеләрнең шәхесләре инде ачыкланган, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аларны тоткарлау белән шөгыльләнә. Алар шулай ук вакыйганың шартларын ачыклыйлар.

Моннан алда интернетта бер төркем егетләрнең Белгородта кешеләргә һөҗүм итүләрен һәм аларны кыйнауларын күрсәтүче видеоязмалар таралды. Компания үз гамәлләрен телефонга төшергән, аннан соң социаль челтәрләрдә урнаштырып барган. Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итүенчә, җинаять эшен тикшерү бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган хулиганлык турындагы маддә буенча алып барыла.

Башка сыймаслык хәл. Белгородка бүгенге көндә әнә шул тәртипсез һәм оятсыз хулиганнар гына җитми иде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас