Җинаять һәм җәза
16 гыйнвар 2024, 09:28

"Вайлдберриз складына мин ут төрттем..."

Күпләребез бу маркетплейс товарларын сатып ала. 

Shot Telegram-каналы.Shot Telegram-каналы.
Фото:Shot Telegram-каналы.

Санкт-Петербургта янган Wildberries  складын анда эшләгән хезмәткәр яндырган булырга мөмкин. Декабрьдә үк ул хезмәткәрләр чатында складка ут төртергә җыенуы турында хәбәр иткән булган, ә инде бина янгач, ул моны раслаган да. Исегезгә төшерәбез, 13 гыйнвар көнне төньяк башкаланың читендә урнашкан Шушары поселогында билгеле маркетплейс склады янып бетте.

Shot Telegram-каналы янган склад хезмәткәрләре чатыннан скриншотны бастырган. Анда 27 декабрь көнне склад эшчесе “тиздән мезик яначак” дип язган (“мезик”   –  мезонин, бу очракта товарлар саклау өчен күп яруслы киштәләр дигән сүз). Хезмәткәр “мезик” сүзен кулланганда складны гомумән күзалларга мөмкин.

“Әйе, мин ут төрттем. Мин вәгъдә иттем, мин моны эшләдем”, – дип язган ул. 13 гыйнвар кичендә, янгыннан соң, шул ук хезмәткәр складка ут төртүен таныган һәм күп тә үтми аккаунтын бетереп ташлаган. Складка ут төртергә аны нәрсә этәргән? Билгесез...

  Тикшерү янгынның өч версиясен карый. Болар –  ут белән саксыз кылану, электр челтәренең аварияле (кыска ялганыш эзләре  ачыкланган) эше һәм ут төртү.

Сигнализациянең сүндереп куелганлыгы да янгындагы хәлне катлаулаткан (тик торганда бер дә юкка еш кына эшли башлаганга күрә аны сүндереп куйганнар). Янгын төргәкли торган пленка бинасында чыккан, дип фаразлыйлар. Иң элек шушы блок хезмәткәрләрен эвакуацияли башлаганнар. Янгын чыкканда анда барлыгы 350 кеше булган. Соңрак бинадан калган кешеләрне – алар меңнән артык булган – эвакуацияләгәннәр.

Янгында күрелгән зыянны 11 миллиард сумнан бәяләгәннәр. Ике кеше каза күргән. 56 яшьлек ир эвакуация вакытында бармагын сындырган, ә 22 яшьлек хатын яну продуктлару белән агуланган һәм терсәген бәргән, аны дәваханәгә салганнар. Берникадәр вакыт дәвамында җитәкчелек дистәләгән хезмәткәрләр белән элемтәгә чыга алмаган. Соңрак аларның исән-имин икәнлеге ачыкланган, хезмәткәрләрнең күпмеседер янгыннан тизрәк котылыр өчен мобиль телефоннарын шәхси әйберләрне саклау зонасында калдырган булган.

Русиянең популяр ретейлына зыян салган иң зур янгын бу. Юристлар фикеренчә, маркетплейс кичергән чыгымнарны саф керемнән капларга туры килер, мөгаен, чөнки бинаны кулланылышка тапшыру турындагы документлар булмау сәбәпле, компания страховкага өмет итә алмый.

Әйткәндәй, Wildberries-ның бу складыннан маркетплейсның 9 процентка якын товары илнең төрле почмакларына таралган булган. Бу нокта төньяк-көнбатыш төбәктә компания өчен иң уңайлысы дип исәпләнгән, шуңа да  аның юкка чыгуы  – бизнес өчен зур югалту.  

Чыганак: lenta.ru 

Shot Telegram-каналы.
Shot Telegram-каналы.
Фото:Shot Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас