Бөек Новгород шәһәрендә Fix Price кибетендәге сакчы укучы кызга ташланган. Бу хакта Тикшерү комитеты үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
Ведомство ачыклавынча, башта ир кыз баланы идәнгә егып салган. Шул вакытта сатып алучыларның берсе баланы яклап чыккан һәм аны җитди җәрәхәтләрдән саклап калган.
Сакчы ташланган баланың ахирәтләренең әти-әниләре сөйләвенчә, балалар кибеттә бишәү булган. Кибеттә алар бик тавышланган, бу сакчыга ошамаган. Сүз ара сүз чыгып, ир белән үсмер кыз эләгешеп киткән, аты-юлы белән сүгенгәннәр дә. Талашкан вакытта ир җиденче сыйныф укучысы артыннан йөгергән, куып баскач, идәнгә егып салып, аягы белән аның иңбашына типкән. Башын кыз бала куллары белән каплап өлгергән.
Эчке эшләр министрлыгының урындагы идарәсендә вакыйганың 13 гыйнварда булганлыгын хәбәр итәләр. Җәрәхәтләнгән кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән инде. Укучыга медицина тикшерүе билгеләгәннәр, аның нәтиҗәләре буенча кибет сакчысын административ яисә җинаять җаваплылыгына тарттырачаклар.
Бала-чага хәзер усал, әрсез һәм тискәре, әлбәттә. Әмма сакчыга алай кыланмаска иде. Гомумән кешеләр белән эшли торган өлкәдә һәркем ныклы нерв системасына ия булырга, төрле конфликтлы хәлләрдә үзен-үзе тыныч тота белергә тиеш. Шулай түгелмени?
Чыганак: lenta.ru