Җинаять һәм җәза
16 гыйнвар 2024, 10:01

"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргән

Зыян күрүче аферистларны 580 мең сумга баеткан. 

"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргән"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргән
"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргән

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 69 яшьлек ханымны мошенниклар алдагач, ул полициягә барып, гариза язган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, телевизор караганда ул бер каналда танылган экстрасенс рекламасын күреп калган. Рекламада акчага гомерне озынайтырга вәгъдә биргәннәр. Бу ханым шуңа ышанып, үз акчасын гына биреп калмый, ә кредитка да бата.

Шулай итеп, зыян күрүче аферистларны 580 мең сумга баеткан. Пенсионерның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас