Санкт-Петербургта өч яшь егет юл хакын түләү турындагы үтенече өчен 49нчы санлы трамвай кондукторын кыйнаган һәм чәчен йолкыган. Бу хакта “Фонтанка” басмасы яза. Тукмалган 59 яшьлек хатын аңа ике егет һәм бер яшь кыз һөҗүм итүен сөйләгән. “Горэлектротранс” хезмәткәре эш урынында үз бурычларын үтәгән һәм яшьләр компаниясенә түләнмәгән юл хакы буенча эндәшкән.
Вакыйга урынына – “Дунайский проспект” тукталышына – полиция килгән.
“Яшьләр ул вакытта тышта иде. Әмма аларны күрергә була иде. Мин полициягә аларның кайда икәнлеген күрсәттем. Әммв миңа полицейскийларның аларны тотткарлый алмаулары бик сәер тоелды. Алар юл читеннән китеп бара иде”, – дип сөйләгән кондуктор ханым.
Вакыйга булган көнне ул үз эшен дәвам иткән, тик сменасыннан соң полициягә барып гариза язган һәм кыйналуларын теркәгән.
Кондуктор ханым сүзләренчә, табиблар аның баш мие җәрәхәтләнүен, баш мие селкенүен, күкрәк өлкәсенең имгәнүен, күкрәк өлкәсенең алопециясен теркәгәннәр – ханым яшьләрнең аның чәчен йолкып алуларын сөйләгән. Әлеге вакытта аңа больничный биргәннәр.
Чыганак: lenta.ru