Иваново өлкәсендә бер ир 10 яшьлек балага утын агачы белән суккан. Малайның күкрәк читлеге сынган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, ул көнне Грозилово авылында яшәүче 61 яшьлек ир өенә кайткан. Шәхси йортта үз ихатасында өченче сыйныфта укучы малай бик тә тавышланып уйнап йөргән. Арыган һәм кәефе булмаган күрше иргә баланың шулкадәр тавышлануы ошамаган. Чыгырыннан чыккан ир кулына утын агачы алган да койма аша күрше ихатага табан бәргән. Зур тизлектә ыргытылган утын агачы малайның күкрәгенә килеп бәрелгән. Баланы ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән.
Малайның күкрәк читлеге чынган. Җәрәхәтләнгәннән соң ул дүрт айга якын тернәкләнгән. Ә артык нервлы күрше ир суд утырышын көтә. Аңа карашы "Сәламәтлеккә саксызлык аркасында авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Утын агачы бәрүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.