Җинаять һәм җәза
15 гыйнвар 2024, 09:05

Таксист, онык һәм аферист

Ничек итеп әби 150 мең сум акчасыннан колак кага язган?

Таксист, онык һәм аферистТаксист, онык һәм аферист
Таксист, онык һәм аферист

Башкортстанның Борай районында полиция органнарына 76 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Баксаң, йорт телефонына шалтыратып, аңа начар хәбәр җиткергәннәр – “кызыгыз аркасында авария булды, зыян күрүчеләргә дәваланырга акча кирәк” дип хәбәр иткәннәр. “Әгәр акча җыеп, бирмәсәгез, кызыгызны җәзага тарттырачаклар” дип тә өстәгәннәр.

   Каушап  төшкән әбекәй 150 мең сум акча җыеп, аны килеп җиткән курьерга биреп җибәргән. Бу хәлне әбинең оныгы белеп калган. Ә бу вакытта аферист таксида Нефтекамага китеп бара икән. Онык югалып калмаган, таксистка шалтыратып, аның пассажиры – әбине алдаган аферист, мошенник икәнен аңлаткан.

   Таксист белән оныкның сөйләшүен аферист та тыңлап торган. Һәм ул ялт кына качарга уйлаган. Әмма таксист аны тоткарлаган. Курьер 19 яшьлек егет булып чыккан.

   Эчке эшләр буенча министрлыкның Борай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре әбигә акчаларны кайтарып биргәннәр.  Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас