Уфада бер хатын йорт подъездында кулына нәрсә эләгә, барысын да җимергән, ваткан, чөйгән... Бер сүз белән әйткәндә, өермә оештырган. Бу хәл “Яркий” микрорайонында булган.
Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеода хатынның почта тартмаларын бушатуы, гөл савытларын ватуы, аннары ишегалдында машиналарга аяк белән типкәләве күренә. Видео азагында – беренче катта подъезд идәнендә бер хатын-кыз ята, аңа ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ярдәм итәргә тырыша.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 11нче полиция бүлегенең дежур частена җирле халыктан читләр милкенә зыян килүе турында хәбәр килә. Бу хәл булган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре әлеге хатынны тоткарлап,табибларга тапшырганнар. Тикшерү бара.
Мондый агрессиянең сәбәбе нидә - хәзер моны табиблар һәм полиция хезмәткәрләре ачыкларга тиеш.