Бер хатын Русиядән Грузиягә 2,5 миллион сумлык күкәй күзәнәкләре пробиркаларын алып чыгарга теләгән.
Владикавказдагы контроль-үткәрү пунктында таможня хезмәткәрләре аны, багажында документларсыз биологик материал ачыклагач, тоткарлаган. Хатын-кыз күзәнәкләрен легаль рәвештә транспортлау өчен Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт (ФСТЭК) белешмәсе кирәк икән.
Тоткарланган хатын сүзләренчә, пробиркаларны ул Санкт-Петербургтагы клиникадан алган. Пробиркалар Тбилисидагы медицина учреждениесе өчен тәгаенләнгән булган, ул анда бәясе 6500 долларга ЭКО процедурасын ясатырга җыенган.
Хатынга стратегик мөһим ресурслар контрабандасы турындагы маддә буенча җинаять эше яный. Бу маддә буенча җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм бер миллион сум күләмдә штраф яный.
Чыганак: lenta.ru