Башкортстанда блогер Диана Сафарованың үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче ир яңа адвокат эзли. Нәтиҗәдә, җинаять эшен Чишмә районы суды тагын карый алмаган.
Адвокат Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л. адвокатын алыштырырга карар иткән, шуңа бәйле рәвештә утырыш тагын кичектерелгән.
"Мин моны суд процессын ничек тә сузарга теләү итеп кабул итәм. Гаепләнүче үз адвокатыннан баш тартты - бу аның хокукы. Мондый "номерларны" ул тугызынчы майдан башлап күрсәтә. Ул, мөгаен, алга таба да шулай эшләячәк», — дип ассызыклады адвокат.
Исегезгә төшерәбез: блогер Диана Сафарова 2023 елның 9 маенда авариядә һәлак булды. Ул Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы иде. Тикшерү барышында гаепләнүченең исерек хәлдә рульгә утыруы ачыкланды. Ул зур тизлектә барган һәм обгонга чыкканда интервалны сакламаган. Бу Диана йөрткән «Хонда Цивик» машинасының баганага бәрелүенә китергән. Кыз шунда ук үлә. Авариядә гаепле дип саналган кеше фаҗига булган урыннан качып киткән. Авария 2023 елның 9 маенда Чишмәнең Революцион урамында була. Үлгән хатынның өч баласы кала, аларның опекуннары хәзер - нәнәсе һәм картәтисе....
Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә 12 елга кадәр колониядә утыру куркынычы яный.
Чыганак: Башинформ.