Җинаять һәм җәза
14 гыйнвар 2024, 13:21

700 мең сумын үзе биргәнме?

   Мошенниклар беркемгә дә тынгы бирми.

700 мең сумын үзе биргәнме?700 мең сумын үзе биргәнме?
700 мең сумын үзе биргәнме?

   Мошенниклар беркемгә дә тынгы бирми.

   Көн саен хәтта берничә кешенең аферистлар тарафыннан үрелгән җәтмәгә эләгүе хакында хәбәрләр күренеп кенә тора. Уфада яшәүче бер ханым да алар кулына үзенең кредитка алган 700 мең сумын тоттырган.

   Кемнәрдер интернетта әйбер сатып алам дип, таныш булмаган кешеләргә акча күчерә. Шундый схема буенча эш иткән мошенниклар кесәсенә 3 уфалы 10 меңнән алып 35 мең сумга кадәр акча җибәргән.

   Медицина учреждениеләренең берсендә эшләүче ханыма “баш табиб” (!) хәтта үзе шалтыратып акча сораган, аңа соңрак башка ведостволар “хезмәткәрләре” дә кушылган. Нәтиҗәдә, ханым 90 мең сумыннан колак каккан.

   “Игътибарлырак һәм саграк булыгыз”,- дип кисәтә халыкны Уфа шәһәре полициясе.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас