Екатеринбургның Солнечный микрорайонында бер хатын баласын тәрбияви максатларда салкынга аяк киеме кидермичә алып чыккан.
Узгынчылар малайны фотога төшергән. Интернетта таралган кадрларда малайның аяк киемсез китеп баруы күренә, янәшәсендә – бер хатын һәм эт. Балага бу хатынның кем икәнлеге хәбәр ителми.
“Елый, аяклары авырта. “Аякларым өзелеп төшә”, – ди ул. Хатын исә: “Юк, чирләячәксең генә”, – ди бу хәлне үз күзләре белән күргән бер ханым. Вакыйгага шаһит икенче кеше хатынның балага аты-юлы белән сүгенүен сөйләгән.
Бала аяк киеме кимәгән килеш 15 метрлап ара үткән һәм кире өенә кайткан. Бу хактагы мәгълүматны полициягә хәбәр иткәннәр. Балигъ булмаганнар белән эш итү хезмәте хатынның шәхесен ачыклый инде.
Сүз юк инде...
Чыганак: lenta.ru