Җинаять һәм җәза
12 гыйнвар 2024, 09:34

Авыл советы башлыгына төрмә яный

Кемнең кулында - шуның авызында, диләр шул...

Республикада Красноусол авыл советының элекке башлыгын ришвәт алуда, документларны ялганлауда һәм юридик затның эшчәнлегенә законсыз кысылуда гаеплиләр.

Прокуратура мәгълүматы буенча, 2022 елның апреленнән алып августына кадәр түрә ике җирле кешенең мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны үтәве турында ялган мәгълүматка алмашка 23 мең сум ришвәт алган. Шулай ук элекке чиновник "ЭнергоСтройКомплект" оешмасының Красноусол авылында 16 урамга гомум суммасы 1.2 мле сум тәшкил иткән тышкы яктырту системаларын кору буенча муниципаль контрактын үтәгәндәге эшләренә тыкшынган. Моннан тыш, ул торак пункт урамнарындагы тротуарларны җиһазлау буенча хөкем карарын үтәмәгән.

"Гаепләнүче җинаятьләр кылуда гаепле булуын таныды. Тиздән җинаять эше Гафури районара судына җибәреләчәк", - диделәр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас