Җинаять һәм җәза
10 гыйнвар 2024, 10:46

Атна буе баш күтәрмичә эчкән

"Түбәсе киткән" кыргыз мигранты  алты яшьлек кызга ташланган. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.

 Кыргызстан гражданины Мәскәүдә ит кибетендә алты яшьлек балага ташлаган. “Муеныңны борам”, – дип кычкырган ул.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, ата белән ана, кызларын ияртеп, Новочеркасск бульварындагы кибеткә ит алырга килгән. Сәүдә нокталары  яныннан үтеп барганда гаилә яныннан таныш түгел ир үткән. Кинәт ул кызны муеныннан эләктереп алган да: “Үтерәм!” – дип кычкыра башлаган. Ата кеше тиз арада  таныш түгел ирне тотып, идәнгә егып салган. Моны күргән сакчылар тиз үк килеп җиткән, полиция килгәнче алар ирне бергә тотып торган.  Һөҗүм итүче – 43 яшьлек Жениш Токтосунов. Ул ике атна чамасы элек Мәскәүгә килгән булган. Үз-үзен белештермәгән иргә ашыгыч психиатрия ярдәме чакыртканнар. Һәм дәваханәгә алып киткәннәр.

Кыз баланың җилкәсе җәрәхәтләнгән.

Соңрак билгеле булуынча, алты яшьлек кызга һөҗүм итәр алдыннан Кыргызстаннан килгән мигрант атна буе баш күтәрмичә хәмер эчкән.

43 яшьлек Токтосунов Яңа ел төнендә үк эчә башлаган. 1 гыйнварда ул хәтта урамда  махмырдан  һушын югалтып егылган. Аны дәваханәгә алып киткән булганнар, аннары җибәргәннәр.

Ул арытаба бәйрәм иткән. Һәм бер атнадан ит кибетендә балага ташланган. Бу хәлдән соң аны психиатрия дәваханәсенә озаткан булганнар.

Мәскәү тикшерүчеләре  алты яшьлек кызның муенын борам дип янаган кыргыз мигрантына  каршы җинаять эше кузгаткан. Хәзер хокук саклау органнары видеокүзәтү камераларын тикшерәләр һәм вакыйганың шаһитларыннан сорау алалар. Нинди маддә турында сүз барганы әлегә билгесез. 

Чыганак: lenta.ru/ SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас