Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәрендә йорт алдындагы кар өеме өчен шикаять язган хатынны чәчләреннән сөйрәп тукмаганнар. Бу хакта Е1.ru порталы хәбәр итә.
Басма ачыклавынча, гыйнвар башында хатын йорт ихатасыннан кар чистарта торган техника үтеп киткәннән соң хасил булган кар өеме фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә бастырган. Өч көн дәвамында кар өеме ничек бар, шулай торган, аны җыештыручы булмаган. Моңа эче пошкан хатын түзмәгән һәм 7 гыйнвар көнне кар көртенә шәһәр башлыгы һәм коммуналь хезмәтләргә мөрәҗәгать итеп табличкалар ясап тыккан.
Бу хәлдән соң властьлар хәлгә игътибар иткән. Североуральскида яшәүче бу хатын белән Төньяк идарәче округ хакимияте җитәкчесе Александр Вервейн элемтәгә чыккан. Ул йорт адресын сораган һәм кар көртен җыештырып, түккәннәр.
Әмма вакыйга болай гына тәмамланмаган. Ханым сүзләренчә, аңа “СибирьЭкоСтрой” компаниясе директоры һәм аның улы килгән.
“Алар икәүләшеп мине чәчләремнән сөйрәп кыйнадылар, йөземә төкерделәр. Кар көртенә тыгып куйган табличка өчен гафу үтенергә мәҗбүр иттеләр”, – ди.
Соңрак хатын кыйналуын дәлилләр өчен Североуральск үзәк шәһәр дәваханәсенә барган. Табиблар хатынның бәрелүләр белән башка җәрәхәтләрен теркәгән.
Североуральск полициясендә каза күргән хатыннан сорау алуларын һәм шаһитларны эзләп табар өчен йортта яшәүчеләрне йөреп чыгуларын сөйләгәннәр. Вакыйга нәрсә белән тәмамланыр...
Була инде ул тормышта көн саен теге яисә бу хәлгә карата шикаятьләр язучылар, була... Тик барыбер беркемнең дә кешегә кул күтәрергә хакы юк, бу беренчедән. Икенчедән, хәзер заманасы шундыйга әйләнде. Ким дигәндә соңгы берничә елда теге яисә бу проблеманы хәл итәр өчен социаль челтәрләргә язып зарланмыйча, властьлар урыннарыннан кузгалмый. Алар үзләре үк безне шулай эш итәргә өйрәтте түгелме соң?
Чыганак: lenta.ru