Җинаять һәм җәза
8 гыйнвар 2024, 17:05

Әниләре "үчтеки" итеп биеккә ыргыткан 4 айлык сабый үлеп киткән

Күтәрә алмаслык кайгы... 

Күршебез Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә шушы ялларда (төгәлрәк әйткәндә, 6 гыйнварда) дүрт айлык бала үлгән. Әти-әнисе аны, “үчтеки” итеп, өскә ыргытып уйнаган. Вакыйга урынына килгән медиклар берни эшли алмаган. Сабыйның мәетен ярганнан соң, баланың умыртка баганасының муен өлешендәге арка миенә кан саву сәбәпле үлүе ачыкланган. Фатирдан  нәнине ашаткан барлык коры сөт катнашмалары тартып алынган. Аларны экспертизага җибәргәннәр.

26 яшьлек ана белән аның 32 яшьлек сөяркәсен тоткарлаганнар.

“Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу сәбәпле саксызлык  белән зыян күрүченең үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча иң зур срок  – 15 елга иректән мәхрүм ителү.  Мәрхүм сабыйның әнисе белән үги әтисенә әлегә гаепләү белдерелмәгән.

Күтәрә алмаслык кайгы... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас