Мордовиядә бер төркем мәктәп укучыларына каршы җинаять эше кузгатканнар. Укырга кәефләре булмаган ахирләр Яңа ел алдыннан биш тапкыр мәктәп бинасында бомба куелган дип хәбәр иткән.
SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, 15 яшьлек алты дус берничә социаль челтәрдән Иске Шайгово авылы мәктәбендә бомба куелган дип хәбәрләр тараткан, махсус хезмәтләргә 200дән артык баланы эвакуацияләргә туры килгән. Хатлар мәктәп почтасына ноябрь ахырыннан декабрь ахырына кадәр килгән, шул исәптә Яңа ел алдыннан соңгы уку көнендә. Әмма үсмерләрнең каникулларны озайту планы тормышка ашмаган. Кече яшьтәге ялган мина куючыларны тоткарлаганнар. “Социаль инфраструктура объектына карата кылынган террорчылык акты турында ялган хәбәр" маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Укучыларның барысы да әйбәт гаиләләрдән. Үзләренең кылыкларын ахирләр дәрескә йөреп арыдык, дип аңлаткан. Әлегә үсмерләргә балигъ булмаган шикләнелүчене карау рәвешендә сак чарасы сайланган. Аларның каникуллары чыгырыннан чыккан ата-аналары контроле астында үтә.
Бала-чага бигрәк гамьез инде. Ялган хәбәр аркасында килгән махсус хезмәтләр нәкъ шул вакытта чынлап берәрсенә кирәгер дип уйламыйлар...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.