Җинаять һәм җәза
7 Января 2024, 08:08

«Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләккән»

Уфада шундый схема белән эшләүче 18 яшьлек курьер тотылган. 

«Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләккән»«Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләккән»
«Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләккән»

Уфада «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән» схемасы буенча эшләүче аферистларның ярдәмчесен - 18 яшьлек курьерны кулга алганнар. Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, полиция капитаны Ривал Исламов ярдәмендә тоткарланган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ял көнне сәүдә үзәгендә ул шикләнелүчене күреп таныган — элегрәк бу кешенең йөзен күзәтү камераларының видеоязмаларын караганда күргән булган.

Полиция хезмәткәре шикләнелүченең кайда йөрүе турында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренә хәбәр иткән һәм алар белән бергә аны тоткарлаган.

Егет Иглин районында яши икән. Табышлы "эш"не ул интернет аша тапкан. Аның тагын ике җинаять эшендә "пычрануы" ачыкланган. Бер очракта ул 175 мең сум күләмендә «калым» ала, икенче очракта 1,3 млн сумга байый.

Хәзер исә бу егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас