

Башкортстанның элекке торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев иреккә чыкты.
Аны республиканың элекке төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев белән бергә “вазифаи вәкаләтләрне арттыру” маддәсе буенча хөкем иткән иделәр.
Исегезгә төшерәбез: аларны 2017 елда Күмертауда яңа төзелеп тә куллануга әзер булмаган чистарту корылмаларын файдалануга тапшыруда гаепләделәр. Беляевны 2021 елның февралендә кулга алдылар. Агымдагы елда Уфаның Ленин район суды аны алты елга гомум режимдагы колониягә хөкем итте. Әмма ярты елдан Башкортстанның Югары суды җәзаны йомшартып, хөкем карарын колония-поселениега ике елга һәм ике айга калдырды.
Йорт аресты һәм аннан соң сак астында булуын исәпкә алганнан соң, җәза вакыты 4 гыйнварда тәмамланырга тиеш иде. Ләкин бу көн бәйрәмгә туры килү сәбәпле, Беляевны бу елның соңгы эш көнендә иреккә чыгарганнар.