Җинаять һәм җәза
29 декабрь 2023, 08:11

Өченче баласы тууын теләмәгән хатын аны көрткә күмеп куйган

Хәзер, имеш, акылына килгән, баласын бирүләрен үтенә, ди. 

Свердловск өлкәсенең Свободный бистәсендә яшәүче 27 яшьлек Татьяна мунчада бала тапкан һәм сабыен кар көртенә күмеп куйган. 20 декабрьдә дөньяга килгән сабый шул ук көнне һәлак була язган. Аны картәтисе коткарган. Ир-ат очраклы гына иртән дачага килгән булган.

«Белмим, ул мизгелдә ни булгандыр, үземә дә аңлата алмыйм. Мин авырлы булуымны беркемгә әйтмәдем. Баланы тудырып, баш тарту язасы идем. Алып китеп, тынычлап баш тартасы идем. Ләкин аның белән нидер эшләргә уйларым да булмады», – дип сөйләгән Татьяна «Екатеринбург.Онлайн» басмасына.

Хатын сүзләренчә,  аның тулгагы иртән иртүк башлана, ул өйдә үзе генә була. Иренә «авырыйм» дип әйтә, имеш, аркасы авырта, һәм ул хастаханәгә җыена. Ә үзе дача йортына китеп бара.

«Чыннан әйтәм, мунчада табарга бик куркыныч булды. Ләкин мин беркемгә белдерәсем килмәде, үзем табарга теләдем. Улымны бер тапкыр гына күрдем, тапкач. Ул 35нче атнада туды, 2,5 кг авырлыкта, 52 см озынлыкта, бераз җитлекмәгән. Хәзер мине аның янына кертмиләр», – ди Татьяна.

Әлеге хәлдән соң ире Татьянаны яклый. Аның тагын 2 баласы бар. Өченче баланы ире белән алар планлаштырмаган, шуңа күрә ул авырлы икәнен беркемгә дә әйтмәгән. Корсагын кием астына яшерә алган.

Хәзер әни кеше баласын өйгә алып кайтырга тели. Аны моңа туганнары һәм ире күндергән. Татьяна сүзләренчә, гаиләсе аны яклый.

«Ирем шок хәлендә, әлбәттә, тик мине аңлый алды», – ди.

Татьяна баланы җиңел таба, табиблар аның үзен хастаханәдән чыгарган да инде. Сабый реанимациядә. Түбәнге Тагил балалар хастаханәсе хәбәре буенча, баланың гомеренә куркыныч янамый. Аны анасына бирү-бирмәүне хокук саклау органнары хәл итәчәк.

Психик яктан сәламәтме икән соң ул хатын? Йөкле булуын 8 ай чамасы законлы (!)  иреннән һәм туганнарыннан яшергән, туу белән көрткә күмеп куйган хатынга баласын бирергә кирәкме икән? Аннары, бала үсә төшкәч, “игелекле” кешеләр аңа әнисенең бу кылыгы турында җиткерергә дә мөмкин әле... 

Аннары баласын үтерергә теләгән хатынга карата нишләп җинаять эше кузгатмаганнар?! 

Чыганак: "Интертат"

 

 

Читайте нас