Җинаять һәм җәза
25 декабрь 2023, 14:38

Полиция хезмәткәре урманда үз-үзенә кул салган

Үләр алдыннан егет сөйгәне белән талашкан, диләр... 

Полиция хезмәткәре урманда үз-үзенә кул салганПолиция хезмәткәре урманда үз-үзенә кул салган
Полиция хезмәткәре урманда үз-үзенә кул салган

Зианчура районының Исәнгул авылында 26 яшьлек полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган, дип яза "Мash_batash" Телеграм-каналы. 

Яшь егетнең үлеме турында «Аленушка» балалар бакчасы коллективы кайгы уртаклашкан. Анда егетнең әнисе эшли икән.

Егетнең гәүдәсен авылдан ерак булмаган урман эчендә табалар. Янында эш пистолеты да яткан. Үләр алдыннан яшь полицейский сөйгән кызы белән талашкан дигән фараз бар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас