Җинаять һәм җәза
25 декабрь 2023, 05:53

"Фәлән адрес буенча фәлән кеше үлде..."

Кайчакта мәрхүмнең тәне суынып та бетмәгән була, ә инде ритуаль хезмәтләр аның туганнарын бимазалый башлый. 

Стәрлетамак шәһәр суды прокурорның  элекке полиция  хезмәткәреннән законсыз рәвештә алган акчаларны  тартып алу  шикаяте буенча карар чыгарган. Моңа кадәр ирне “вазифа вәкаләтләрен явыз нияттә куллану” һәм “зур күләмдә ришвәт алу” маддәләре буенча гаепле дип тапканнар.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2016 елның гыйнварыннан  алып 2018 елның  мартына кадәр Стәрлетамак территориясендә үлгән кешеләр турында билгеле булган очракта полицейский акчалата бүләк өчен мәрхүмнәрнең кайда табылуы хакында ритуаль салон җитәкчесенә хәбәр итеп барган. Шулай итеп, ул 164 мең сумнан артык акча “эшләгән”.

Бу уңайдан прокуратура полицейскийның  законсыз рәвештә алган акчаларын дәүләт файдасына түләтү гаризасы белән  судка мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосының таләпләре канәгатьләндерелгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас