+21 °С
Болытлы


Салават районы полиция бүлегенең баш бухгалтеры 18 миллион сум акча урлауда шикләнелә, дип яза "Mash" телеграм-каналы.
Хатын үзенә арттырып хезмәт хакы язган. Премия итеп зур-зур акчалар өстәгән һәм бүлек начальнигының электрон имзасын куйган. Акчалы булгач, кредитларын япкан, машина һәм фатир сатып алган.
Әле тентүләр үткәргәннәр. Фатирына, "Рено Сандеро" машинасына һәм кыйммәтле әйберләренә арест салганнар. Тикшерү эше башланган.