Җинаять һәм җәза
20 декабрь 2023, 04:45

Өстенә менеп типкәләгән

Нишләп соң без шундый тәртипсез?

squarenews.rusquarenews.ru
Фото:squarenews.ru

Красноярскида Z-инсталляцияне типкәләгән иргә Русия армиясен дискредитацияләгәне өчен штраф салганнар.

Интернетта тәүдә  ирнең  шәһәр урамнарының берсендә  махсус хәрби операциягә багышлап урнаштырылган символны аударырга маташуын сурәтләүче видео таралган. Кадрларда кулына шешә тоткан ир  Z  хәрефенең каркаслы конструкциясе  урнашкан постаментка менә дә аны типкәли.

24 яшьлек иргә шәһәрнең Үзәк район суды инсталляцияне бозарга маташканы өчен 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Аны “Русия Кораллы Көчләрен дискредитацияләү” маддәсе буенча хөкем иткәннәр. Моңа өстәп,  иргә җәмәгать урынында исерек килеш йөргәне өчен 1000 сум штраф салганнар.

Бала-чага, үсмерләрнең шулай кылануын күргән бар инде.  Ә менә 30 яшь ягына чыкканнарның шулай тәртипсезләнүе башка сыймый. Хәер, исереккә диңгез тубыктан диләр, дөрестер инде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас