

Белорет районында ике пошины законсыз аткан браконьерлар табылган. Бу хәлнең нечкәлекләрен Башкортстан Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ә эш болай булган – ЮХХДИ хезмәткәрләре прицеплы машинаны туктаткан. Тикшерү барышында анда балта һәм кан эзләре булган пычаклар табалар. Сораштыра торгач, машинадагы ир-атларның берсе законсыз поши ату фактын таныган һәм ата һәм инә пошиның үтерелгән урынын күрсәткән.
Урман малкайларын үтергән урынга БР Экология министрлыгының дәүләт инспекторы һәм полициянең оператив төркеме юлланган. Браконьерлардан мылтыкларын һәм каргизәр машиналарын тартып алганнар. Табигатьне саклау ведомствосы бәяләвенчә, браконьерлар китергән зыян суммасы 640 мең сум тәшкил итә.