Җинаять һәм җәза
19 декабрь 2023, 09:51

Пенсионер хатынны пансионатта тукмаганнар

Абау, җансызлар...

utv.ruutv.ru
Фото:utv.ru

Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендәге  пансионатта  пенсионер хатынны каты тукмаганнар. Бу  хакта өлкән яшьтәге хатын үзе сөйләгән, бу хакта Mash Siberia Telegram-каналы язып чыккан.

Пенсионер хатын сүзләренчә, “Рэмэли” пансионатына аны туганнары урнаштырган. Алар үзләре Мытищига  киткән, әбекәйне үзләре белән ала алмаган. Туганнары хатынны өч урынлык палатада калдырган, әмма күпмедер вакыттан соң аны  котырып китә торган пациентлар белән  ябык бүлмәгә күчергәннәр.

Хатынның гаиләсенә учреждение хезмәткәрләре аның хәле әйбәт, бар да яхшы дип ышандыралар, әмма хәл белергә ике атнадан гына килерсез, диләр. Туганнары пенсионерның хәлен белергә килсә, ни күзләре белән күрсен: аның тәнендә кара янган урыннар күп булган. Әбекәй сүзләренчә, пансионат хезмәткәрләре аны таяк белән кыйнаганнар һәм төрлечә мыскыл иткәннәр.

Кузбасс тикшерүчеләре кеше гомере хәвефсезлегенә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә буенча тикшерү эше башлаган. Учреждение хезмәткәрләре һәм пансионатта яшәүчеләрдән сорау алалар.

Коточкыч... Яклаучысыз, бер гаебе булмаган өлкән яшьтәге кешене таяк белән кыйнарсыңмы? Җансызлар... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас