

Узган ялларда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Должник” профилактик операциясе барышында даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучы водительне туктатканнар.
“Форд Фокус” белән идарә итүче 28 яшьлек ир барлыгы 64 административ штраф җыйган. Моннан тыш, суд приставлары икенче башкарма производстволар кысаларында машина хуҗасының 250 мең сумга якын бурычы барлыгын ачыклаган.
Вакыйга урынына килгән суд приставлары, тиешле документлар рәсмиләштереп, бурычын мәҗбүриләп түләтү максатыннан водительнең машинасын штрафстоянкага урнаштырганнар. 250 мең сум бурыч җыеп, ничек тыныч яшәп була соң ул ә?
Чыганак: bashinform.ru