Җинаять һәм җәза
17 декабрь 2023, 20:15

Үсмер кыз 26 яшьлек ирдән балага узган

Сабый тиздән дөньяга килер, әмма әтисе баласы тууын күрә алмас шул. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Благовещенскида яшәүче 15 яшьлек укучы кыз тиздән әни булачак. Быел июнь аенда 26 яшьлек ир белән җенси мөнәсәбәтләргә кергәч, үсмер кыз бәбигә узганын белеп калган. Чираттагы “мәктәп йөклелеге” хакындагы сигналга хокук саклау органнары хезмәткәрләре игътибар иткән. “Уналты яше тулмаган белән җенси мөнәсәбәтләргә керү һәм башка сексуаль характердагы гамәлләр” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ирне тоткарлаганнар.

Ир үз гаебен таныган һәм тәүбәгә килгән.

“Әле алар аерым яши, әмма өйләнешергә ниятли. ЗАГСка документларын тапшырганнар иде, әмма каза күрүче кызга 16 яшь тулмау сәбәпле, анда аларның никахын теркәүдән баш тартканнар”, – диләр җирле судның матбугат хезмәтендә.

Суд гаепләнүче ирне гаепле дип тапкан һәм бер елга ирегеннән мәхрүм иткән. Баласы туганда ул гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә  булачак... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас