

Башкортстанда соңгы чорда гүзәл затларга “ау” оештырган җинаятьчеләр турында күп куркыныч сүзләр йөрде. Менә шуларның икенчесен дә кулга алганнар. Бу урамда хатын-кызлар янына йөгереп килеп, аларның битләренә сугучы 21 яшьлек егет булып чыккан.
14 декабрь көнне Уфада берьюлы шундый 3 очрак теркәлгән булган. Башта полициягә 25 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, аңа явыз егет Төхвәт Янәби урамында һөҗүм иткән. Соңрак 30 яшьлек ханым һәм укучы кыз да шундый ук зар белән хокук сакчылары янына килгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, хулиганны кулга алганда, ул нормаль хәлдә булмаган. Аның элек хөкем ителгәнлеге дә ачыкланган.
Исегездәдер, күптән түгел генә хокук сакчылары урамда хатыннарның башына сугучы бер ирне кулга алган иде инде. Аның корбаннарының берсе вафат булды...
Фото: архив "Башинформ"