+21 °С
Болытлы


Дөньяда шундый хәлләр дә була икән. Күрше Татарстан Республикасында Казан шәһәрендәге бер мәчеттә булган бу хәл. Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 18 яшьлек егет мәчеттәге садакалар сала торган тартманы алып чыгып китеп барган булган. Тартмада барлыгы 25 мең сум акча булган.
Росгвардия хезмәтенә мәчеттәге мулла хәбәр иткән. Садака тартмасы мәчет ишеге янында эленеп торган булган. Егет аның тимер элгечләрен сүтеп беткән булган.
Кулга алгач, егет җинаятен таныган.
Чыганак: tatpressa.ru