Җинаять һәм җәза
15 декабрь 2023, 08:13

Галәвиев кая булган?

Казан шәһәрендәге гимназиядә атыш оештырып, 7 баланы һәм ике укытучыны үтергән Илназ Галәвиев югалган дигән хәбәр таралган иде.

Галәвиев кая булган?Галәвиев кая булган?
Галәвиев кая булган?

Казан шәһәрендәге гимназиядә атыш оештырып, 7 баланы һәм ике укытучыны үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән иде һәм Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан “Кара дельфин” исеме астында илгә билгеле булган колониягә озатылды. Күптән түгел матбугатта аның туганнары белән ике айдан артык бәйләнешкә чыкмавы турында хәбәр пәйда булды. Имеш, Галәвиев югалган дип яздылар.

Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтендә бу хәбәрне кире какканнар. Аның җәза вакытын үткәрү шартлары бөтен таләпләргә дә туры килә дигәннәр. Әти-әнисеннән килгән хатларны һәм посылкаларны ала, соңгы хатны үзе декабрь башында язган. Оренбург өлкәсе буенча федераль хезмәт идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул 4 декабрьдә хат язган.

Чыганак: tatpressa.ru

akva-gr.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас