+21 °С
Болытлы


Кырмыскалы районында ЮХХДИ хезмәткәрләре Воронежда яшәүче 21 яшьлек кызның "права"сы белән йөрүче егетне тоткарлаганнар.
ВАЗ-211440 руле артында 21 яшьлек Кырмыскалы егете утырган. Тикшерү барышында документның Воронеж өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек кызныкы булуы ачыкланган.
Егетнең сүзләренчә, үзенең таныклыгы беркайчан да булмаган, "права" алу өчен берничә тапкыр имтихан тапшырып караган, ләкин булдыра алмаган. Шуңа күрә машина йөртү таныклыгын 35 мең сумга сатып алырга карар иткән.
Фото: видеодан скрин.