

Русиядә тыелган халыкара яшьләр хәрәкәте “Колумбайн” составындагы 18 яшьлек уфалы кыз кайчандыр үзе тәмамлаган мәктәпкә һөҗүм әзерләгән булган. Башкортстанның Хәвефсезлек хезмәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, яшь кыз “ВКонтакте”, “ватсап” һәм “Телеграм” социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында “скулшутинг”ка багышланган ябык төркемнәрдә “утырган”. Ул массакүләм үтерүләр кылуны кирәклеген пропагандалаган, тыелган яшьләр хәрәкәтенә керергә чакырган. Русиянең мәгариф учреждениеләренә кораллы һөҗүмнәр оештырган адәмнәр алар өчен үрнәк алырдай мисаллар булып торган.
Тулы булмаган урта белем алгач, кыз укуын дәвам итмәскә уйлаган. Элекке сыйныфташларына карата шәхси дошманлык хисе тоеп, ул мәктәпкә һөҗүм итү планын төзи, корал сатып алырга һәм кулланырга ниятли.
Кыз яшәгән йортны тентү барышында «Колумбайн» тематикасына багышланган пропаганда материаллары һәм шәхси көндәлек язмалары тартып алына, аларда планлаштырылган җинаятьчел гамәлләрнең җентекләп тасвирланган. Екатеринбургның Үзәк округ хәрби суды 18 яшьлек кызны террорчылык белән бәйле берничә маддә буенча гаепле дип таба һәм тәрбияви колониядә 5 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. Хөкем карары үз көченә кергән.
Кызганыч, интернеттагы төрле төркем-чатлар яшьләрне үз ятьмәсенә эләктерә, хәтта йота...
Чыганак: bashinform.ru