Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2023, 06:02

Әнисе үсмер кызын эчүгә ияләштергән

Хатынның ниятләре "изге" булган...

Ана кеше кызына Пермьдә ияләшеп китәргә булышу максатыннан елдан артык аңа хәмер эчергән. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр. Хатын аңлатуынча,  ул күптән түгел кызы белән Пермьгә күченгән. Аның сүзләренчә,  үсмер кыз чит шәһәргә озак ияләшеп китә алмаган, кызының дуслары да булмаган. Шул чакта кызның әнисе спиртлы эчемлекләр сатып ала башлаган һәм кызына өйдә эчәргә рөхсәт иткән.  

Пермь тикшерүчеләре бу гаилә белән аларның фатирында югалган бер үсмерне тапкач, кызыксына башлаган. Ул вакытта гаиләне протоколга алганнар һәм ара-тирә хокук бозу очраклары турында протоколлар төзегәннәр, әмма бу гына ананы туктатмаган.

Хәзер хатынга карата балигъ булмаганнарны җәмгыятькә каршы гамәлләргә җәлеп итү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас